Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең яшь көрәшче егетләре спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәделәр

8-9 мартта Түбән Кама шәһәрендә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары үтте.

Анда Россиянең 30 төбәгеннән тыш Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан да көрәшчеләр катнашты. Барлыгы 330 спортчы көч сынашты. Зәй данын әлеге ярышларда 8 спортчы яклады.

Алар — Әбүбәкер Мугурбиев, Арслан Хисмәтуллин, Әмир Хөснетдинов, Анатолий Минькин, Алексей Кузнецов, Адэль Якупов, Данис Землянов (тренер Илнар Хәйруллин), Кәрим Кәлимуллин (тренер Ленар Кәлимуллин).

Үз үлчәү авырлыкларында Әбүбәкер Мугурбаев һәм Әмир Хөснетдинов өченче урыннарны алдылар. Ә Данис Землянов Үзбәкстан көрәшчесенә генә бирешеп икенче булды. Призлы урыннар алучы әлеге спортчыларга спорт мастерлыгына кандидат исемнәре биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев