Зәйнең чаңгычы кызлары җиңү артыннан җиңү яулый
18-23 мартта Кирово-Чепецк шәһәрендә 19-20 яшьлекләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Зәйдән Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Ярышларның өченче көнендә Алия Исрафилова, Софья Козенкова, Зарина Котлумбаева, Кристина Тюленева составындагы Татарстан командасы эстафетада бронза медаль яулады.
Софья һәм Кристина Зәйдән, аларның тренеры – Рәкыйф Габидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев