Зәйнең баскетболчы кызлары – республика ярышлары җиңүчеләре
17-19 апрельдә шәһәр тибындагы район үзәкләре арасында Аксубайда 2009-2010 елгы кызлар арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «Б» төркеме ярышлары узды.
Ярышларда Балтач, Спас, Питрәч, Ютазы, Аксубай, Буа, Сарман, Яңа Чишмә, Зәй районнары командалары катнашты. Анда Зәй шәһәренең «Барс» командасы 1 урынны яулады. “Иң яхшы уенчы” исеменә Зәй кызы – Дарья Зуева лаек булды. Команданың тренеры – Камран Асадов.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев