Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйнең барслылары — республиканың иң яхшы баскетболчылары

Зәйнең «Барс» яшүсмерләр баскетбол командасы республика беренчелегендә җиңү яулады.

Ярышлар 5-8 декабрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Анда 15 яшькәчә булган яшүсмер егетләр командалары арасында зәйлеләр беренче урын алды. Икенчедә Баулы районы, өченчедә Түбән Кама районы командалары. Безнекеләр һәр биш уенда да көндәшләрен зур исәп белән җиңә бардылар. «Иң яхшы уенчы» исеменә Зәйнең «Барс» командасыннан Айгиз Миңнехуҗин лаек булды. Ә «Иң яхшы сакчы» — Егор Тарасов, «Иң яхшы үзәк уенчы» — Роман Буряк дип танылды. Команданың тренеры Камран Асадов һәм Иван Волков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев