Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйнең аталы-уллы тренерлары Ревиннар шәкертләре халыкара ярышлардан 21 призлы урын белән кайттылар

29-30 ноябрьдә Казан шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча “Казан Кремле” халыкара турниры узды.

Анда Россиянең 41 төбәк командасы һәм Беларусь Республикасыннан  700ләп  спортчы  катнашты. Безнең шәһәрне Владимир һәм Алексей Ревиннар җитәкчелегендәге 35 яшь спортчы тәкъдим итте.

 Ярышларның беренче көнендә 12дән 18 яшькә кадәр өлкән яшьтәге спортчылар татамига чыкты. Безнең команда составында халыкара һәм Бөтенроссия ярышларының күп тапкырлар җиңүчеләре һәм призерлары чыгыш ясады, егетләр-кызлар  югары әзерлек дәрәҗәсен тагын бер тапкыр дәлилләделәр. Беренче көнне безнең спортчылар 5 беренче урын, 3 икенче урын һәм 1 өченче урын яуладылар. Икенче көнне ярышлар 6дән 11 яшькә кадәр кече яшьтәге спортчылар өчен оештырылды. Нәтиҗәдә алар 5 беренче урын, 3 икенче урын һәм 4 өченче урын яулaдылар. Ике ярыш көне нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре командасы гомуми команда зачетында беренче урынга иреште. Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын халыкара дәрәҗәдәге ярышларда яңа җиңүләре белән котлыйбыз.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев