Зәйлеләр спортны ярата
«Татарстан кроссы — 2023»тә зәйлеләр актив катнашты. Анда олысы да кечесе дә күтәренке кәеф белән ярышларга чыкты.
— Спорт-сәламәтлекнең төп нигезе. Ә сәламәт тәндә сәламәт акыл, ди халык. Электән килгән традиция буенча 16 сентябрь көнне массакүләм йөгереш үткәрелде. Бу халыкны спортка өндәүнең бер төре. Биредә барлык оешмалардан да йөгерүчеләр бар. «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бу чарада катнашты. Катнашучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар, — ди Гөлфия Равиловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев