Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйлеләр спорт акциясенә актив кушылды

20 сентябрьдә, “Татарстан кроссы – 2025” республика массакүләм ярышлары узды. Зәй районы халкы да әлеге спорт бәйрәмендә актив катнашты.

Йөгерешләргә шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән  старт бирелде, ә “Энергия” стадионы каршында  финиш куелган иде.  Шулай ук акция авыл җирлекләрендә, Иске Зәй, Мирный микрорайоннарында  узды. 
Акцине ачу  тантанасында “Зәй” спорт мәктәбе директоры Рамил  Фаршатов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Ватанны саклаучылар”  фондының социаль координаторы Наталья Зиннурова, махсус хәрби операция ветераннары Руслан Фәйзрахманов һәм Рифат Зиннуров  катнашты. Спорт акциясенә өлкән буын гражданнар, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, Зәй политехника көллияте студентлары, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары, районның актив кешеләре чыкты. 
“Бу чара төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен уртак максат - үз сәламәтлекләрен кайгыртуга  берләштерә. Спорт традицияләре һәрвакыт көчле булган Зәй районында «Татарстан кроссы " аеруча күмәк төстә үтә, районыбызда спорт хәрәкәтен үстерүгә һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә”, - ди Рамил Фаршатов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев