Зәйлеләр Россия герое Сергей Борин истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры җиңүчеләре
24-26 мартта Ижевск шәһәрендә Россия герое С. Борин истәлегенә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды, анда Россиянең 23 төбәгеннән спортчылар катнашты.
Турнирда “Зәй” спорт мәктәбе спортчылары чыгыш ясады.
26 кг га кадәр авырлык категориясендә Абубакар Мугурбиев чемпион булды. (тренеры – Илнар Хәйруллин.) Шулай ук ул “Иң яхшы техника өчен“ махсус призына да лаек булды.
29 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов , 32 кг га кадәр үлчәүдә Айнур Юнысов бронза медаль алды (тренерлары Илнар Хәйруллин),
37 кг кадәр авырлык категориясендә Данис Землянов (тренеры – Илнар Хәйруллин.), 48 кг га кадәр авырлык категориясендә Кәрим Кәлимуллин чемпион калды (тренеры - Ленар Кәлимуллин).
Фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев