Зәйлеләр Питрау бәйрәмендә ГТО биремнәрен дә үтәде
12 июльдә Зәйдә узган Питрау бәйрәмендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылды.
— Питрау бәйрәмендә халык үзен спорт уеннарында да бик теләп сыный, шуңа күрә без теләгән кешеләргә нормативларны тапшырып карау, комплекслар турында тулы мәгълүмат бирү мәйданчыгы да оештырдык, — ди нормативлар тапшыртуга җаваплы Регина Волкова.
Шул рәвешле ГТО нормативларын Питрау бәйрәмендә кулларда гәүдәне күтәрүдә һәм махсус эскәмиягә басып сыгылмалылыкны тикшерүдә сынарга мөмкин булды. Әлеге биремнәрне үтәргә теләүчеләр шактый иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев