Зәйлеләр каратэ киокусинкай ярышларында җиңү яулады
12 мартта Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында каратэ киокусинкай буенча балалар республика фестивале узды, анда 7, 8, 9 яшьлек 100дән артык спортчы катнашты.
Зәй шәһәрен Алексей һәм Владимир Ревиннарда тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучы кайбер Зәй спортчылары өчен бу аларның спорт тормышында беренче ярышлар иде. Шулай булуга да карамастан Радаль Селиверстов, Элиза Агапова үз үлчәү авырлыкларында – I, Серафим Павлов, Тимур Самохин, Зәкәриё Саидов, Матвей Яхин, Азалия Фаршатова – II, Кирилл Тарасов, Полина Филиппова III урынны яуладылар.
Яшь спортчыларга җиңүләр телибез!
Фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев