Зәйлеләр чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионатының 2нче туры җиңүчеләре
1 - 5 мартта Казан шәһәрендә чаңгы - биатлон комплексында СССРның атказанган спорт мастеры Бекасов призына Татарстан чемпионатының 2нче туры узды.
Зәй шәһәренең данын әлеге ярышларда Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге Олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яклады. Ярышларның беренче көнендә программада спринт булды.
Зәй спортчылары Полина Лобастова - I, Алина Вәлиуллина - II, Анастасия Утяганова III урынны яулады.
Икенче көнне программада катнаш эстафета булды. Эстафетада Полина Лобастова, Ярослав Рыбочкин, Михаил Комендантов һәм Анастасия Утяганова катнаштылар.
5 мартта, ярышларның соңгы көнендә, классик стиль белән хатын-кызлар 15 км, ир-атлар 30 км.га йөгерде. Хатын-кызлар арасыннан Полина Лобастова – I, Алинә Вәлиуллина- II, Анастасия Утяганова III урынны яулады. Ир-атлар арасыннан Ярослав Рыбочкин II урын алды.

Фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев