Зәйлеләр чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады
23-24 мартта Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеге узды.
Ярышларда Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Беренче көнне спортчылар ирекле стиль белән ярыштылар. 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында 7,5 км дистанциядә Вадим Бирюков - I, 2007-2008 елгы кызлар арасында, 5 км дистанциядә Софья Козенкова II урынны яулады. Спортчыларның тренеры - Рәкыйф Габидуллин.
2009-2010 елларда туган кызлар арасында 3 км дистанциядә ирекле стиль белән Софья Пылаева III урынны алды. Тренеры - Светлана Насыйбуллина.
Фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев