Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйгә тхэквондо ярышларына 270тән артык яшь спортчы җыелды

20 сентябрьдә Зәйдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында “Регион Кубогы” дип исемләнгән ачык турнир үтте. Спорт төрләрен популярлаштыруга һәм “Россия спорты” дәүләт программасын тормышка ашыруга юнәлтелгән ярышлар Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Арча, Түбән Кама, Кама Аланы, Самара һәм, әлбәттә, Зәйдән 270дән артык талантлы спортчыны үзенә җыйды.

Турнир көрәшне яратучылар өчен чын бәйрәм булды, катнашучылар әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм мавыктыргыч ярышларны күрсәтте. 
Ярышларда “Зәй” спорт мәктәбендә тренер Данил Леваев кул астында шөгыльләнүчеләр  яхшы чыгышлары белән аерылып торды. Алтын медальләрне Инесса Чурина, Альберт Сәлимуллин, Егор Вдовин, Сурен Айриян яуладылар.
Көмеш медальләргә Егор Иванов, Әмир Иванов, Макар Чурин, Таңсылу Шәфиева лаек булды. Бронза медальләрне Марсель Бекбулатов, Азамат Гыйльманов, Владимир Подвалов, Варвара Артемьева алдылар.


- Мин спортчыларым  белән горурланам. Алар техниканы яхшы белүләрен дә, рухи көчле булуларын да күрсәттеләр. Бу турнир аларның спорт юлында мөһим этап булды, һәм без яңа биеклекләргә ирешү өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез, - диде тренер Данил Леваев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев