Зәйдән Әбүбәкер Бөтенроссия турниры җиңүчесе
Бу көннәрдә Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә ирекле көрәш буенча, яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры үтте.
Анда катнашкан Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Осетия, Кабардино-Балкария, Ставрополь, Калмыкия, Ханты-Мансийск, Волгоград, Татарстан төбәкләреннән булган 420 яшь спортчы арасында Зәй егете Әбүбәкер Мугурбиев республикабыз данын иң-иң буларак яклады.
"Әбүбәкер һәрвакыттагыча көндәшләрен, дөрес техника кулланып көрәшеп бер-бер артлы җиңә барды һәм үз үлчәү категориясендә Бөтенроссия ярышы чемпионы булды" - ди спортчының тренеры Илнар Хәйруллин.
Кече яшьтән көрәш белән шөгыльләнүче Әбүбәкер, районыбыз горурлыгы булып тора, ул инде күп бәйгеләр җиңүчесе булырга өлгерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев