Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә хатын-кызлар волейбол ярышларында сыналачак

Зәй районында «Сәламәтлек-2025» спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары оештыру дәвам итә.

8 апрельдән хатын-кызлар командалары арасында волейбол уеннары буенча район беренчелегенә ярышлар старт ала.

Уеннарда шәһәрнең оешма, предприятие, учреждениеләр командалары көч сынашачак. Бер командада 9 кеше исәпләнә. Беренчелектә катнашырга теләгән командалар районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсенә бу турыда белдереп гариза бирә ала. Уеннар шәһәрнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә кичке җиденче яртыда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев