Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйдә халыклар дуслыгы һәм тынычлык елына багышланган яшьләр командалары арасында хоккей буенча районара турнир узды

12 мартта “Яшьлек” боз сараенда яшьләр командалары арасында Зәй муниципаль районында халыклар дуслыгы һәм тынычлык елына багышланган хоккей буенча районара турнир узды.

Ярышта Сарманнан “Шарларама”, Түбән Камадан “Уратма”, Тукай районыннан “Мәләкәс” һәм Зәйдән “Любители” командалары катнашты.

Ачылу тантанасында сугышчы-интернационалист, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков һәм Зәй ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча, Сарманның “Шарларама”, – I, “Любители” – II, “Уратма” командасы III урынны алды.

Номинацияләр буенча да бүләкләүләр булды. “Иң яхшы саклаучы” номинациясендә “Уратма” командасыннан Раил Нәбиуллин, “Иң яхшы һөҗүмче” Сарман командасыннан - Илһам Сәфәров, “Иң яхшы капкачы” “Любители” командасыннан - Рушат Зиннәтов, “Иң кыйммәтле уенчы” номинациясендә “Шарларама” командасыннан Рәсим Мансуров бүләкләнде.

Фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев