Зәйдә спартакиада җиңүчеләре — ГРЭС хезмәткәрләре
Зәйдә предприятие, оешмалар арасында 2024 елда узган спартакиадага йомгак ясалды.
Районда игълан ителгән «Батырлык һәм бердәмлек» елы кысаларында узган ярышларның абсолют җиңүчесе дип, ГРЭС хезмәткәрләре танылды.
Ел дәвамында шәһәрнең эре предприятиеләре, учреждениеләр хезмәт коллективлары әгъзалары төрле юнәлештәге спорт бәйгеләрендә катнашып килделәр. Нәтиҗәдә беренче урында — ГРЭС, икенчедә — «Техно» заводы, өченчедә — мәгариф идарәсе.

Җиңүчеләрне спорт, туризм һәм физик культура коллегиясендә тәбрикләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев