Зәйдә сабыйлар ГТО нормативларын үтәде
Зәйдә мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында традицион «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» (ГТО) Бөтенроссия физкультура — спорт комплексын үтәү фестивале үтте.
Анда шәһәрнең барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар 6-8 яшьлекләргә тиешле нормативларны үтәделәр. Нәтиҗәдә командалар арасында беренче урынны «Уймак кыз» балалар бакчасы алды. Икенчедә — «Салават күпере», өченчедә — «Алтынчәч» бакчалары.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев