Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйдә сабыйлар ГТО нормативлары үти

29 ноябрьдә Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” (ГТО) нормативларын үтәү буенча мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре фестивале үтте.

29 ноябрьдә Зәйнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» (ГТО) нормативларын үтәү буенча мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре фестивале үтте.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы әлеге чарада шәһәрнең 10 балалар бакчасыннан 12 команда катнашты.
-Һәр командада ике кыз, 3 малай иде. Алар кызлар һәм малайлар өчен каралган ГТО нормативларын төгәл һәм тиз башкаруда сыналдылар, — ди ГТО нормативларын үтәтүгә контрольлек итүче район белгече Регина Волкова.
Нәтиҗәдә беренче урынны — «Уймак кыз», икенчене — «Зәңгәр чәчәк», өченчене — «Кояшкай» балалар бакчалары командалары алды.
«Бу балалар өчен күңелле спорт бәйрәме, безнең команда үзен иң яхшы итеп күрсәтә алуга без бик шат», — диде «Уймак кыз» бакчасыннан Зилә Бәхтевәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев