Зәйдә – «Президент спорт уеннары»
29-31 майда районда “Президент спорт уеннары” төбәк этабы ярышлары узды.
Зәйнең “Энергия” стадионында “Президент спорт уеннары” мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннары төбәк этабы тантаналы төстә ачылды.
Анда катнашу өчен республиканың төрле шәһәр-районнарыннан Зәйгә 12 команда килде.
Республика ярышларына исә үз район җирлекләрендә җиңү яулаган командалар килде. Алар – Азнакай, Бөгелмә, Лениногорский, Нурлат, Теләче, Тукай, Ютазы районнарыннан һәм Чаллы, Түбән Кама, Казанның ике мәктәбеннән. Зәй данын быел да шәһәрнең 4нче мәктәбе командасы яклады. Әлеге мәктәп командасы моңа кадәр ике ел рәттән “Президент спорт уеннары” республика ярышларында җиңү яулап, республиканы Сочида федераль дәрәҗәдә тәкъдим итте. Шуңа да быелгы ярышларның Зәйдә уздырылуы очраклы түгел.
“Әлбәттә, ел саен команда составы үзгәреп тора. Быел исә 12 кешедән торган команданың өчесе генә – узган ел ярышларда катнашкан укучылар. Җитди әзерлек үттек, быел да сынатмаска исәп”, – ди 4нче мәктәпнең физкультура укытучысы Юрий Краснов.
Ярышлар Зәйнең “Энергия” стадионында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексында өч көн дәвам итте.
Төбәк ярышларында җиңү яулаган команда Татарстан данын Россия бәйгесендә яклаячак.
Бу юлы ул – Теләче районы командасы. Безнекеләр икенче урынны яулады.
автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев