Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә предприятие-оешмалар командалары футбол уйный

3-15 июльдә Зәйнең «Энергия» стадионында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында, оешма-предприятиеләр команалары арасында мини-футбол ярышлары үтте.

Анда ГРЭС, «Зәй шикәре», «Техно», «Аккурайд Уилз Руссиа» заводлары, спорт идарәсе командалары көч сынашты.

«Спартакиада „Демография“ илкүләм проекты кысаларында халыкны сәламәт яшәү ревешенә тартуга юнәлтеп оештырыла. Шуңа да безнең завод хезмәткәрләре уеннарда актив катнашалар. Бу көндәлек эштән, мәшәкатьләрдән бераз аерылып торырга да мөмкинлек бирә. Чөнки без уеннарга кадәр тренировкалар да уздырабыз», — ди «Зәй шикәре» җәмгыятеннән Руслан Нургалин.

Уеннар нәтиҗәсе буенча, ГРЭС — беренче, «Техно» заводы командасы — икенче, «Аккурайд Уилз Руссиа» футболчылары — өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев