Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә “Йолдызлык” лагере балалары өчен йөзү буенча мастер-класс үткәрелде

Зәйнең йөзү спорты буенча тренеры һәм балаларга суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре белән уртаклашты.

3 июль көнне “Дулкын-Волна” бассейнында “Зәй” спорт мәктәбенең йөзү буенча тренер-укытучысы Нана Давиташвили “Йолдызлык” сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен мастер-класс үткәрде.

Чара су объектларында үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Балалар дөрес йөзәргә, суда үзен тотарга һәм көтелмәгән хәлләрдә ничек хәрәкәт итәргә икәнен белделәр. Тренер һәм яшь йөзүчеләр балаларга суда үзләрен ышанычлырак хис итәргә һәм бәхетсезлек очракларыннан  качарга ярдәм итәчәк кыйммәтле киңәшләр белән уртаклаштылар.

Катнашучылар, уңай хис-кичерешләр алып, биремнәрне зур кызыксыну белән үтәделәр. Мондый мастер-класслар балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтеп кенә калмыйча, аларга судан куркуны җиңәргә ярдәм итә, йөзүгә ышаныч һәм мәхәббәт үстерә.

фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев