Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә Җиңү эстафетасы үтте

Җиңүнең 80 еллык юбилеен яшь буын, өлкәннәр спорттагы уңышлары белән каршылады. Традицион җиңел атлетика эстафетасы быел “Энергия” стадионында түгел, ә шәһәр урамнары буйлап оештырылды.

Мәктәп укучылары, оешма-предприятие яшьләре командалары  “Җиңү Бульвары”ннан старт алып Ленин, Лобачевский, Энергетиклар, Крупская урамнары буйлап йөгерделәр һәм “Энегетик” Мәдәният сарае каршында финишка килделәр. “Җиңү эстафетасы”нда һәр команда беренчелекне алырга тырышып ярышты.
Мәктәп укучылары командаларыннан 2, 3, 4, 6. 7 мәктәпләр һәм татар гимназиясе ярышларда катнашты. Укучылар төрле дистанцияләрдә 12 этапта йөгерделәр. Нәтиҗәдә беренче урынны инде берничә дистә ел бирмәүче 4нче мәктәп командасы алды. Икенчедә – 7нче, өченчедә – 6нчы мәктәп командалары.
Ә өлкәннәр арасында ярышларга политехник колледж, ГРЭС. “Техно”, шикәр заводы, спорт идарәсе, район башкарма комитеты, ветераннар ярышты. 
Нәтиҗәдә колледж студентлары – беренче, ГРЭС командасы – икенче, спорт идарәсе – өченче урыннарны алдылар. 
Ярышларны тантаналы төстә ачуда һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашкан район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин барысын да Җиңүнеэ 80 еллыгы белән котлады, менә шулай бергәләп күңелле вакыйгаларны гына билгеләргә язсын, диде.
Призлы урыннар алучы командалар һәм ветераннарга медальләр тапшырылды, Җиңүгә 80 ел символик статуэткасы бирелде, дипломнар бирелде. 
Соңыннан Петр Сергеевич күчмә кубокларны җиңүче командалар - 4нче мәктәп укучыларына һәм колледж студентларына тантаналы төстә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев