Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә Физкультурачылар көне уңаеннан спорт бәйрәме узды

12 августта «Энергия» стадионында узган чарада физкультура сөючеләр төрле спорт төрләрендә көч сынаштылар.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, район физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Халикова, Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова, ТР Чаңгы ярышлары федерациясе вице-президенты, Зәй муниципаль районының мактаулы гражданы Эдуард Галиев катнашты. Чарада муниципаль районда физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен спорт учреждениеләре хезмәткәрләре бүләкләнде, шулай ук «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

Оешма-предприетиеләр, учреждениеләр командалары арасында үткән җиңел атлетика ярышларында ГРЭС командасы җиңү яулады, спорт идарәсе — II, «Техно» командасы III урында.

Авыл җирлекләре арасында Баграж җирлегенә тиңнәр юк. Чыбыклы белән Якты Күл җирлекләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

800 метрга йөгерүдә хатын-кызлар арасында Баграж җирлегеннән Анастасия Утяганова җиңү яулады. Аксардан Гөлназ Тихонова — II, Баграждан Виктория Капралова III урынны алды.

Ир-атлар 1500 метр арага йөгерде. Чыбыклыдан Нияз Миннекәев — I, Илнур Кәлимуллин — II, Баграж җирлегеннән Николай Захаров III урынга чыкты.

Фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев