Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә Евгений Давыдов призына яшь хоккейчылар турниры тәмамланды

Яшь спортчылар югары осталык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

Зәйдә Олимпия чемпионы Евгений Давыдов призына 2013 елгы яшь хоккейчылар командалары арасында Бөтенроссия турниры тәмамланды. Ярышлар чын спорт бәйрәменә әверелде, анда яшь спортчылар югары дәрәҗәдәге осталыкларын гына түгел,  җиңүгә омтылышларын һәм какшамас спорт рухын күрсәттеләр. Һәр уен киеренке барды.

Нәтиҗәдә мактау пьедесталының иң югары баскычын һәм алтын медальләрне Самарадан ВВС ЦСК командасы яулады. Түбән Каманың «Торос» хоккейчылары –II, Тольяттиның «Лада» командасы III урында. Турнир тагын бер тапкыр Россия хоккееның лаеклы сменасы үсүен дәлилләде, ә мондый чаралар илебезнең булачак спорт йолдызлары формалашуында мөһим этап булып тора.

фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев