Зәйдә Дмитрий Милочкин истәлегенә армрестлинг буенча чемпионат оештырылды
1 февральдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар берләшмәләре арасында якташыбыз, Батырлык ордены иясе Дмитрий Милочкин истәлегенә армрестлинг буенча чемпионат узды.
Ярышларда җиде команда -1, 2, 4, 7нче мәктәпләр, татар гимназиясе, Сәвәләй мәктәбе, политехник көллият студентлары катнашты.
Ярышларда катнашучылар алдында “Форпост” үзәге директоры Елена Куприянова, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясады.
Киеренке ярышта 7нче мәктәп командасы җиңү яулады. Политехник көллият, 2нче мәктәп – II, 4нчеһәм Сәвәләй мәктәпләре командасы III урында.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев