Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә чаңгычы-узышчылар арасында Татарстан беренчелегенә ярышлар узды

27 августта «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгенә 2007-2012 елгы иң көчле чаңгычылар җыелды. Биредә өч көн дәвамында 500дән артык чаңгычы-узышчы арасында җәйге Татарстан беренчелеге узды.

Ярышлар «Демография» илкүләм проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында  үткәрелде. Аның максаты - Татарстан Республикасында чаңгы ярышларын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь спортчыларның осталыгын арттыру һәм иң көчлеләрне ачыклау.

Беренчелекне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, ТР Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Эдуард Галеев, ТР Чаңгы узышлары федерациясенең эшләр идарәчесе Денис Блохин, «Челтәр компаниясе» АҖнең «Түбән Кама электр челтәрләре» филиалы директоры Алмаз Галимов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты эксперт-укытучысы Леонид  Савосин, «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәге директоры Белла Огурцова катнашты.

Ярышларда Зәйнең Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә  үзләрен сынады.

Беренче көнне кызлар - 3/6/6 км, егетләр  3/6/9 км дистанциядә ирекле стильдә узышты. Чаңгы роллерларына 26 командада 461 спортчы тәкъдим ителде.

Зәй командасыннан тренер Рәкыйф Габидуллин кулы астында шөгыльләнүче Кристина Тюленева – I, Софья Козенкова һәм Данил Нехаев - II,   Линар Москов V урынны алды.  Сергей Колесов шәкерте Софья  Пылаева III урында.

Икенче һәм соңгы көнне спортчылар кросста ярыштылар. 26 командада 522 спортчы кросска чыкты. Данил Нехаев белән Софья  Козенкова Софья җиңү яулады. Линар  Москов IV урынга чыкты.

Тренерлар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев