Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә чаңгычы-узышчылар арасында Татарстан беренчелегенә ярышлар башланды

“Ялта-Зәй” спорт үзәгендә кыш көне генә түгел, җәй айларында да чаңгыда шуалар.

27-29 августта  чаңгычылар  арасында  Татарстан җәйге   беренчелеге башланды. Республиканың  27 шәһәр-районыннан 454  спортчы килгән.   Бу юлы 12-17 яшькәчә яшүсмерләр көч сынашачак. Егет-кызларны район җитәкчелеге каршы алды. 

Бүген исә ярышларны тантаналы төстә ачтылар.  Спортчыларны район башлыгы исеменнән аның  урынбасары Петр Уразайкин сәламләде. Шулай ук Татарстан  чаңгы узышлары федерациясенең беренче вице-президенты  Алмаз Мәҗитов һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. 

Ачылыш чарасында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбенең  тренер-укытучысы  Рәкыйф Габидуллин  бүләкләнде. Аңа «ТР Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев