Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә чаңгычы студентлар көч сынаша

Хәбәр иткәнебезчә, «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 11 — 16 февральдә студентлар арасында чаңгы узышлары буенча Бөтенроссия ярышлары бара.

Анда илнең 22 югары уку йортыннан 147 спортчы катнаша. 

Кичә ярышларның беренче көнендә спортчылар классик стильдә узышты. Анда кызлар 5 км. дистанциядә көч сынашты. Екатерина Никитина — беренче, Екатерина Евтягина — икенче, Алина Пеклецова — өченче урыннарны алдылар. Кызлар өчесе дә Пенза өлкәсе югары уку йортыннан. 

Егетләр 10 км. дистанциядә узышты. Анда Никита Родионов — беренче (Пермь өлкәсе), Илья Чертков — икенче (Пермь крае), Илья Трегубов — өченче (Пенза өлкәсе) булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев