Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә чаңгы спортын сөючеләр чаңгыларга басачак

Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары акциясе кысаларында 8 февральдә Зәйдә “Татарстан чаңгы юллары – 2025” спорт бәйрәме үткәрелә. Ул, гадәттәгечә, Яңа шәһәр урманындагы чаңгы юлларында узачак.

“Спорт-тормыш нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру максатын күз уңында тоткан әлеге чарада елның – елында зәйлеләр теләп катнаша.

Бу юлы да программа буенча ярышларны балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иртәнге  сәгать 9дан башлый. Аларны башлангыч сыйныф укучылары алыштыра.

Ә өлкәннәр арасында “Иң көчлеләр старты” иртәнге сәгать 10 да башлана. Ир-атлар 10 км. 800 метр ара үтәчәк, хатын-кызларга 5 км. 400 метр дистанция билгеләнгән.

10:45 тә V-VI сыныфлар ярышларга чыга, ветераннар көндезге сәгать 11дә стартка басачак. Алардан соң өлкән сыйныф укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре арасында һәм  VIP-узышлар булачак.

1нче һәм 5нче мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә үз территорияләрендә ярышлар оештырыла.  

Барлык зәйлеләрне 8 февральдә “Татарстан чаңгы юллары – 2025” акциясендә катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев