Зәйдә чаңгы ярышлары
Бүген Зәйнең Яңа шәһәр урманы буендагы чаңгы юлларына саф һавада чаңгыда йөрергә яратучы зәйлеләр җыелды. Биредә якташыбыз, Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев тууына 80 ел тулуга багышланган район беренчелегенә чаңгы ярышлары үтә.
Ярышларга стартны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин бирде.
“Чаңгыда йөрү сезоны беткәнче ярышларда мөмкин кадәр күбрәк катнашып калу мөһим. Чөнки спорт ул безнең сәламәтлегебез. Ә районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Якташыбыз Федор Симашевтан калышмаслык яшь спортчылар булсын”, - диде ул.
Чаңгы ярышларында балалар да, өлкәннәр дә катнаша. Район беренчелегенә узышлар иртәнге сәгать 8дән башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев