Зәйдә бу шимбәдә узачак “Татарстан кроссы — 2025” вакытында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
20 сентябрьдә Зәйдә иртәнге сәгать 9 дан төшкә кадәр Ленин урамы буйлап татар гимназиясеннән “Энергия” стадионына кадәр арада машиналар хәрәкәте туктатылачак.
Бу шимбәдә Зәй шәһәрендә “Татарстан кроссы — 2025” республика күләмендәге массакүләм ярышлар үтә. Спорт акциясе уздыру сәбәпле, Зәй шәһәренең Ленин урамында, җирле әһәмияттәге автомобиль юлында транспорт чаралары хәрәкәтенә иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр вакытлыча чикләү кертеләчәк.
Ленин урамы буйлап Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән старт алган ярышлар “Энергия” стадионы каршында тәмамлана. Оештыручылар китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев