Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте

«Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә берничә көн дәвамында 17-18 яшьлек спортчылар арасында Бөтенроссия чаңгы ярышлары баруы турында хәбәр иткән идек.

Ул якташыбыз «Атказанган спорт мастеры Федор Симашев призына» оештырылды. 

Ярышларның соңгы көне кичә — 23 февральдә үтте. Анда кызлар арасында 5 км. дистанциядә беренче урынны безнең Ф. Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Софья Козенкова алды. Икенчедә Саха Якутия республикасыннан Инна Рыбкина, өченчендә — Алия Исрафилова (Татарстан). 

Егетләр арасында 10 км. арага ярышта беренче — Павел Сергеев (Мәскәү), икенчедә — Артем Барков (Мәскәү өлкәсе), өченчедә — Ярослав Балуев (Татарстан).

Ярышларны ябу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, Зәй җирендәге узышларның спортчылар өчен билгеле урын тотуын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев