Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә балалар шахмат турнирында катнашты

Зәйдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында шахмат турниры үтте. Аны мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе һәм 7нче мәктәп бергәләп оештырдылар.

Нәтиҗәдә I–II сыйныф укучылары арасында Азамат Гафуров җиңү яулады, икенчедә — Семен Макаров, өченчедә — Тимур Тимофеев.

III–IV сыйныфлар арасында малайлардан Дмитрий Дорофеев — беренче, Әмир Гайнетдинов — икенче, Михаил Уразайкин — өченче, кызлардан Самина Мөстәкыймова җиңүче булды, Язилә Хәйруллина — икенче, Вера Васильева — өченче урында.

«Бу турнир — спорт ярышы гына түгел, ә Бөек Ватан сугышында җиңүче геройларыбызны искә алу. Шахмат, сугыш кырындагы кебек, стратегик фикерләү, сабырлык таләп итә. Бу уен аша балаларга Җиңү рухының бер өлешен тапшыра алуыбызга без бик шатбыз», — диде турнирны оештыручы педагог Александр Утяганов.

Чара яшь буынның интеллектуаль спорт төрләре белән кызыксынуын күрсәтте. Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр генә түгел, ә Зәйне югарырак дәрәҗәдә тәкъдим итү стимулы да алдылар.

фотолар спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев