Зәйдә балалар арасында шахмат ярышлары үтте
Бүген Зәйдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган шахмат буенча төбәк турниры үтте. Анда Әлмәт, Алабуга, Актаныш, Кукмара, Зәйдән 2014-2016 елларда туган 80 бала катнашты.
Ярышларны мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе һәм 7 нче мәктәп оештырды. Турнирны ачу тантанасында 7нче мәктәпнең физкультура укытучысы, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей Петрушенко да катнашты, балаларга уңышлар теләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Зәйдән Самина Мустакимова икенче урын яулады.
Ярышларның спонсоры эшмәкәр Лилия Тихонова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев