Зәйдә бадминтон уены популяр
6 сентябрьдә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында Зәйнең оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре командалары арасында бадминтон уены буенча район беренчелеге ярышлары үтте.
Авыл җирлекләре командалары арасында Якты Күл – I, Сәвәләй – II, Ал. Бистәсе - III урын алдылар. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Илдар Шугулевка, хатын-кызлардан Зарина Рәхимовага тиңнәр булмады, алар Якты Күл авылыннан.

Предприятиеләр командалары арасында “Техно” заводы – I, ГРЭС – II, спорт идарәсе – III булдылар. Шәхси беренчелектә ир-егетләрдән Михаил Сюльдин (“Техно” заводы), хатын-кызлардан Галия Тумашева (ГРЭС) җиңү яуладылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев