Зәйдә 2013 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча төбәкара турнир узды
26-28 гыйнварда Зәй шәһәренең “Яшьлек” боз сараенда 2013 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча төбәкара турнир узды.
Анда Түбән Кама шәһәренең “Нефтехимик”, Әлмәт шәһәренең “Нефтяник”, Балаково шәһәренең “Кристалл”, Самара шәһәренең “Академия ХК”, Уфа шәһәренең “Авангард”, Зәй шәһәренең “Яшьлек” командалары катнаша.
Ярышны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча, “Яшьлек” хоккей командасы уенчысы Риназ Сәхәбиев “Команданың иң яхшы уенчысы” дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев