Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй хоккейчылары яхшы уеннары белән командага җиңү китерде

13-20 мартта Түбән Новгород өлкәсендә яшь хоккейчыларның “Алтын алка” Бөтенроссия ярышлары финал этабы үтте.

Анда 2010-2011 елда туган хоккейчылар командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә ярышларның җиңүчесе булып Нурлатның “Ледок” командасы танылды. Ә әлеге команда Татарстанның җыелма командасы буларак чыгыш ясый. Аның составында Зәйнең “Яшьлек” спорт мәктәбе уенчылары Артемий Базанов, Әмир Зәйнетдинов, Артур Никифоров, Николай Александров та бар. Егетләрнең тренеры Александр Артемьев. Гомумән, финал уеннарында Россиянең 16 төбәгеннән иң-иң булган командалар катнашты.

Фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X