Зәй хоккейчы кызлары «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында бронза медальгә лаек булдылар
11-18 апрельдә Чайковский шәһәрендә хоккей буенча, 2013-2015 елда туганнардан төзелгән кызлар командалары арасында «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчыларның финал ярышлары узды.
Турнирда Россия Федерациясе төбәкләреннән 16 команда катнашты. Татарстаннан 2013-2015 елларда туган талантлы кызлардан торган «Икар» җыелма командасы чыгыш ясады. Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбеннән әлеге җыелма команда составына Ангелина Зотова, Нәзилә Сөнгатуллина һәм Замира Сибгатуллина кертелгән иде. Команданың икенче тренеры - «Яшьлек» спорт мәктәбе тренеры Денис Кривенко булды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы 3 урынны яулады, ә ярышларның иң яхшы капкачысы дип Ангелина Зотова танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев