Зәй тхэквондочылары уңышлар яулый
10-11 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә, тхэквондо буенча “Түбән Кама көзе” дип аталган ачык турнир узды.
Ярышларда 400 яшь спортчы катнашты. Зәй данын биредә тренер Данил Леваев шәкертләре яклады.
Нәтиҗәдә Полина Гусева, Әмир Иванов, Егор Иванов, Юрий Шалапаев, Владимир Подвалов икенче урыннарны, Азамат Гыйльманов өченче урынны алдылар.

фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев