Зәй тхэквондочылары — бәйге җиңүчеләре
22 мартта Яшел Үзән шәһәрендә тхэквондо буенча район беренчелеге булып узды.
Ярышларда Татарстан Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 220 спортчы катнашты.
Анда Зәйдән тренер Данил Леваев кул астында шөгыльләнүче «Зәй» спорт мәктәбе укучылары да катнашты. Нәтиҗәдә Әмир — I, Егор Иванов, Таңсылу Шәфиева — II, Юрий Шалапаев, Азамат Гыйльманов — III урыннарны алдылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев