Зәй спортчылары стритбол турнирында катнашты
2 августта Әлмәттә «Азатлык» фестивале һәм ел саен үткәрелә торган «Каракуз 2025» этно-модерн фестивале узды.
Фестиваль кысаларында Татарстаннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 72 команданың 3х3 стритбол турниры узды. Анда Зәйдән “Барс” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты. 2012 елгы яшүсмерләр командасы 2 урынны, 2010 елгы яшүсмерләр 3 урынны алдылар. Ир-атлар категориясендә 3 урынны Асадов Камран, Пущаев Әмир, Хаиров Илнур, Ситдиков Рамазаннан торган команда яулады. Барлык командалар да медальләр белән бүләкләнде.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев