Зәй спортчылары каратэ-киокусинкай буенча республика ярышларында катнашты
19 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча республика ярышлары узды.
Анда Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Казан, Чистай, Әлки, Кукмара районнарыннан 470 спортчы катнашты.
Зәй шәһәрен әлеге ярышларда тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте. Безнең командага 41 спортчы керде һәм ул составы буенча иң күпсанлыларның берсе иде. Командада тәҗрибәлеләр дә һәм яңа гына эшли башлаган спортчылар да бар иде. Балалар югары әзерлек һәм рухи көчле булуларын күрсәттеләр, ярышларда 11 – I, 7 – II, 9 – III урын яуладылар.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев