Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй спортчылары каратэ киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге җиңүчеләре

25-26 мартта Ульяновск шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Ярышларда Идел буе федераль округының 20 шәһәреннән 500дән артык спортчы катнашты. Әлеге ярышлар Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары булды. Ярышлар югары спорт дәрәҗәсендә, барлык категорияләрдә узды. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре яклады, безнең егетләр югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Үз категорияләрендә Амелия Камалиева, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов, Әмир Ишмөхәммәтов, Тимур Ишмөхәммәтов җиңүче булды. Көмеш медальләрне Егор Ревин, Виталий Бочкарев яулады. Адилия Фаршатова, Умукурсум Ихинданова, София Москова, Алексей Комиссаров, Илья Подъячев, Раил Гомәров бронза медальләргә лаек булды.

Фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев