Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй спортчылары ил ярышларына сайланды

15-16 мартта Ульяновск шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар үтте. Анда 20 шәһәрдән 400гә якын спортчы катнашты. Әлеге ярышларда Татарстан җыелма командасы составында Зәйдән тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты.

Бу Россия беренчелеге ярышларына сайлап алу туры да булып торды. 
Үз үлчәү категорияләрендә Егор Ревин, Георгий Скопинцев, Марат Хөснетдинов, Амелия Камалиева, Элиза Агапова җиңү яуладылар. Көмеш медаль иясе – Радаль Селиверстов. Өченче урынны Айрат  Вәлишин, София Москова, Умукурсум Ихинданова, Адилия Фаршатова алдылар. Гомумкомандалар арасында татарстанлылар икенче урын алдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев