Зәй спортчылары грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре
18 февральдә Казанда грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Турнир СССРның халыкара класслы спорт осталары истәлегенә багышлап уздырылды.
"Зәй" спорт мәктәбе укучылары Глеб Спирин 44 кг үлчәү авырлыгында - III, Александр Петров 92 кг үлчәү авырлыгында II урынны яулады. Көрәшчеләрне ярышларга тренерлар Анатолий Терентьев, Радик Маврин әзерләде.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев