“Зәй” спорт мәктәбе спортчылары билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре
1-3 февральдә Болгар шәһәрендә 2003-2005 һәм 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды.
Үз үлчәү авырлыкларында “Зәй” спорт мәктәбе спортчылары Җәмил Ибраһимов – I, Ләйсән Хузина – II, Данил Карпов, Карина Белых, Вера Макарова – III яуладылар. Ярышларга егет-кызларны тренерлар Айрат Минһаҗев, Регина Салихова, Равил Салихов әзерләде.
Фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев