Зәй Сабантуенда унынчы тапкыр абсолют батыр, тиңдәшсез көрәшчебез – Радик Сәлахов
Сабантуйның йөзен билгеләүче ярыш төре, әлбәттә милли көрәш. Аны балалар ачып җибәреп, аннан зурлар арасында узган бил алыш Зәебез Сабантуенда да көне буе дәвам итте.
Милли көрәшкә битараф булмаганнар аны ахыргача сабыр гына көтте. Анда яшенә, авырлыгына карап һәр төркемдә җиңүчеләр призлы урыннар алучылар билгеләнде, аларның һәрберсе бүләкләр алды. Яшүсмерләр арасында һәм өлкәннәр арасында абсолют батырны билгеләү өчен көрәш аеруча җитди барды. Бил алышу өлкәннәр арасында 60, 70, 80, 90 һәм 100 килограммнан авыррак үлчәүдә барып, һәр төркемдә җиңүчеләр билгеләнде. Ветеран көрәшчеләр арасында беренче урынны быел Сергей Цыганов алды. Яшьләр арасында абсолют батыр булып Зәй егете, әле быел гына шәһәрнең 6нчы мәктәбе IX сыныфын тәмамлаучы Камил Хөснетдинов калды, аның тренеры Илсур Зиятдинов.
Зурлар арасында үз үлчәү авырлыкларында Булат Талипов, Азат Кашапов, Булат Гадершин, Рөстәм Сәлахов, Радик Сәлахов җиңүчеләр булдылар.
Өлкән көрәшчеләр арасында абсолют батыр өчен бил алыш үз авырлыкларында беренче урыннарны алган көрәшчеләр арасында барды. Бил алышлардан соң абсолют батыр булып райондашыбыз ил, дөньякүләм бил алышлар җиңүчесе, Зәй Сабантуеның унынчы мәртәбә абсолют батыры булып Радик Сәлахов калды.
Абсолют батыр иңенә традицион тәкә салынды һәм яңа автомобиль ачкычын аңа район башлыгы Разиф Кәримов белән «Сабантуй гүзәле-2025» Алевтина Кузьмина тантаналы төстә тапшырдылар. Барлык тәбрикләүләргә мәртәбәле кунаклар да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев