Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй кызлары бил алышларда сынатмады

5-8 мартта Владимир өлкәсенең Петушки шәһәрендә Олимпия уеннарының бронза призеры Е.Б. Букина исмендәге “Динамо” мәктәбе призына, хатын-кыз спортчылар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында анда “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Нәтиҗәдә үз үлчәү категориясендә Айза Әгъләмова – икенче, Алинә  Хөснуллина, Карина  Власевнина – өченче урыннарны алдылар. Есения Горошко бишенче улды. Спортчыларның тренерлары Рамил Салихов, Илнар Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев