Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй кызлары баскетбол буенча суперфинал җиңүчеләре

9 сентябрьдә Казанда баскетбол буенча “Кубок Галкиных” дип исемләнгән 3x3 Татарстан Лигасы – 2023 суперфинал уеннары узды. Анда җәйге сезонда үзләрен иң яхшылар дип таныткан командалар көч сынашты. Алар арасында 13 һәм аннан яшьрәк кызлардан төзелгән өч команда Зәйдән иде.

Нәтиҗәдә  Арина Фадеева, Рамилә  Ханнанова, Дарина  Галиева,  Дарина  Волководан торган команда икенче урын алды. Ә  Валерия  Волкова, Дарья Зуева, Полина Муханова, Диана Салимгәрәева, Анастасия Смеловадан торган команда өченче булды. Дүртенче урын - Айсылу Гайсина, Анастасия Контрабаева, Алина Нафикова, Екатерина Тарасенко командасында. Кызларның тренеры  Камран Асадов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев